Лениногорскилылар “Яшь өметләр” спорт бәйгесендә чыгыш ясады
Йөзү спорты белән шөгыльләнүче яшь лениногорскилылар бу көннәрдә Әлмәтнең “Дельфин” бассейнында үткән “Яшь өметләр” спорт бәйгесендә чыгыш ясады.
Ярышлар ике көн дәвам итте.
Анда республиканың төрле район һәм шәһәрләреннән килгән 17 команда , ә барлыгы 350 яшь йөзү остасы катнашты.
Бәйгенең беренче көнендә Лениногорскиның 26 спортчыдан торган үсмерләр командасы, ә икенче көнне - иң кечкенә йөзүчеләрнең 14 кешелек командасы катнашты.
Медальләр өчен алар югары дәрәҗәдә көч сынаштылар һәм үзләрен лаеклы көндәшләр итеп күрсәттеләр: 200 метрлы дистанциядә Константин Кожевников – икненче, Эльвира Хәсәнова һәм Сергей Бажитов – икенче булдылар.
100 метр арага брасс стиле белән узышларда Яна Хананова җиңүче булды, Юля Бабенкова бронза алды, шундый ук арага комплекслы йөзүдә Анастасия Кожевникова, җиңүчегә чак кына оттырып, иекнче урынга чыкты.
https://pixabay.com/ru/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз.
Нет комментариев