Лениногорскида рәсми рәвештә ягу сезоны 30 сентябрьдә башланса да, кайбер күпфатирлы йортларда әле җылылык юк.
Бу хакта лениногорскилылар социаль челтәрләрдә язалар. Лениногорск районы башлыгы Марат Гирфанов хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә барлык котельныйлар эшли.
"Барлык мәктәпләргә, балалар бакчаларына, сәламәтлек саклау объектларына һәм мәдәният учреждениеләренә барысы җылылыкка тоташтырылган. 354 йортның берничәсе генә җылылыкка тоташтырырга калды. Бу ситуацияне үзем контрольдә тотам. Ял көннәре булса да, эш дәвам итә. Җылыту системасын тулысынча эшләтеп җибәрү вакыт таләп итә. Сабыр итегез бераз, тиздән барлык фатирларда да җылы булачак", - дип хәбәр итте Марат Гирфанов.
Әгәр фатирларда салкын булса, идарәче компаниягә мөрәҗәгать итәргә, батареяларда барлыкка килгән һаваны чыгарттырырга кирәк, дип киңәш итә.
Нет комментариев