Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилыларны Республика көнендә Ландыш Нигъмәтҗанова «кыздырды»

Лениногорскида Татарстан Республикасы көненә багышланган чаралар шәһәрнең өч мәйданчыгында узды.

Түбән сулык  амфитеатрында «Республика казанышы» халык иҗаты фестивале, аннан соң «Уйна, гармун һәм җырла күңел» гармунчылар конкурсы үтте.

Төп бәйрәм программасы «Юбилейный» паркында иде. Биредә башта  «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе кысаларында беренче сыйныф укучыларына портфельләр тапшырылды.

 Шәһәр һәм район артистларының үзешчән сәнгать концерт номерларыннан сәхнәгә елмаеп-балкып, Татарстан Республикасының, Башкортстанның атказанган артисты  Ландыш Нигъмәтҗанова чыкты. Үзенең популяр җырларын халыкка бүләккә итте. Ире Фәрит Таишев белән дуэт та башкардылар.

 Рәшит Ваһапов һәм Әлфия Авзалова исемендәге конкурсларның гран-при иясе  Алмас Хөсәенов чыгыш ясады.

Соңыннан бәйрәмне Игорь Цыганов чыгышы тәмамлады.

 

Ләйсән Мансурова фотолары

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев