Лениногорскилыларны «Татарча диктант»ка кушылырга чакыралар
14 – 16 ноябрь көннәрендә дөньякүләм «Татарча диктант» акциясе уза.
Акциянең төп максаты – татар теленә һәм мәдәниятенә игътибар җәлеп итү, дөнья буенча таралып яшәгән татарларны берләштерү, тел белемен тикшерергә мөмкинлек бирү, әдәби татар телен кулланучыларның даирәсен арттыру һәм татар теленә карата мәхәббәт уяту.
Быел «Татарча диктант» акциясе унынчы тапкыр үткәрелә һәм күренекле галим, мәгърифәтче Каюм Насыйриның 200 еллыгына багышлана. Акция бүгенге көндә Татарстан Республикасы, Россия Федерациясе һәм чит илләрдә яшәүче милләттәшләребезне берләштерә торган мөһим проектларның берсе.
«Татарча диктант» акциясенең трансляциясе 14 – 16 ноябрь көннәрендә «ТНВ-Татарстан», «ТНВ-Планета» телеканалларында күрсәтеләчәк һәм «Болгар радиосы»нда яңгыраячак.
Диктантны ике төрле юл белән язып була. Беренчесе - https://diktant.tatar сайтына кереп. Диктант язу өчен сайтка кереп, бланкны йөкләргә һәм кәгазьгә чыгартырга. Акция үтә торган көндә 10.00 сәгатьтә «ТНВ-Татарстан», «ТНВ-Планета», «Болгар радиосы»нда яки сайтның үзендә туры эфирны кабызырга. Текстны тыңлап, бастырылган бланкка язарга һәм язып бетергәч, сканерларга яки сыйфатлы итеп фотога төшерергә һәм info@tatar.org. почтасына җибәрергә.
Диктант язуның икенче юлы – мәйданчыкка килеп язу.
15нче ноябрьдә 10.00 сәгатьтә Лениногорскида 1нче, 2нче, 3нче, 4нче, 5нче, 6нчы, 7нче, 8нче, 10нчы мәктәптә, 11нче гимназиядә, 12нче лицейда, 13нче мәктәптә, моннан тыш район мәктәпләрендә: Подлесная мәктәбендә, Иске Писмән, Кирлегәч, Сугышлы, Тимәш, Иске Иштирәк, Зеленая Роща, Шөгер, Урдалы, Зәй-Каратай, Куакбаш, Урмышлы, Түбән Чыршылы, Сарабиккол мәктәпләрендә татарча диктант язарга була. Бу хакта Лениногорск Мәгариф идарәсе методисты Римма Сафиуллина хәбәр итә.
Диктантның нәтиҗәләре 1 айдан соң билгеле була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев