Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилыларның исләренә төшерәләр: гап-гади таләпләрне үтәү зур янгынны булдырмый кала ала

Апрель ае хуҗаларча җир өстенә аяк басуга язгы-җәйге янгыннар чоры да куәтенә керә.

Әлеге янгыннарның күбесе йорт-бакча территорияләрендә коры үлән, җыелган чүпне саксыз яндырудан килеп чыга.
Янгын куркынычсызлыгының элементар таләпләрен санга сукмау кешеләрнең гомеренә һәм сәламәтлегенә,
шулай ук аларның мөлкәтенә зыян китерә һәм куркыныч тудыра.

«Мондый ут чыгуларның күбесенең сәбәбе: сүндерелмәгән учак, тәмәке төпчеге, ташланган шырпы. Апрельнең беренче көннәреннән ландшафтлы (табигый) янгыннар чыгу ихтималы да арта”,- дип искәртә Лениногорск районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге башлыгы Дамир Вилданов.

Кипкән  үлән һәм чүп-чарны, чабылмаган коры үләнне яндырганда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен гражданнарга 5 мең сумнан 15 мең сумга кадәр административ штраф салу каралган. Кипкән үләнне һәм чүп-чарны яндыру кагыйдәләрен бозу гражданнарның сәламәтлегенә, үлеменә, урман утыртмаларын һәм мөлкәтен юк итүгә яки зарарлауга китерсә, җинаять җаваплылыгы башлана.

 Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү бик зур фаҗигаләрне булдырмый кала ала, әлеге кагыйдәләр гап-гади, кеше
үтәмәслек түгел, шуңа күрә:
-янган шырпы һәм тәмәке төпчекләрен ташламагыз, чүп-чарны контрольсез яндырмагыз;
-үлән һәм камылларга ут төртмәгез, коры һәм җилле көннәрдә учак ягмагыз, аларны сүндермичә калдырмагыз;
- балаларга шырпы белән шаярырга, үлән яндырырга рөхсәт итмәгез;
 -кояш нурлары турыга төшеп бик кыздырып торган урыннарда шешә яки пыяла кыйпылчыклары ташлап калдырмагыз, кояш нурлары астында алар бик нык кызып үләнгә, коры-сарыга ут кабарга мөмкин. 

Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәгез, янгын яки яну билгеләре күренгәндә, кичекмәстән «101», яки «112» телефоннары буенча хәбәр итегез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев