Лениногорскилының алимент түләмәгән бурычы 500 мең сумнан арткан
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилының алимент түләмәгән бурычы 500 мең сумнан арткан

Озак вакытлар үзенең балигъ булмаган баласына алимент түләмәгән лениногорскилы суд эскәмиясенә эләккән.

Элегрәк кабул ителгән җәмәгать судьясы карары нигезендә, ул  үзенең кызына хезмәт хакының дүрттән-бере күләмендә алимент түләргә тиеш булган,  әмма әти кеше үз вазифаларыннан качып котылырга ниятләгән. Аның балигъ булмаган баласына алимент бурычы  500 мең сумнан артып киткән. Үзенең хокукка каршы гамәлләре өчен ир җинаять җаваплылыгына тартылган. Суд каршына килеп баскач, хөкем ителүче үзенә реаль төрмә срогы янавын аңлап алган һәм кыска вакыт эчендә үзенең элеккеге хатынына бөтен сумманы түләгән.

Бурычлы хәсрәт-атага  карата җинаять эше туктатылган.

 


Лениногорскилының алимент түләмәгән бурычы 500 мең сумнан арткан

Нет комментариев