Лениногорскилыны җәнҗал куптарган өчен берничә тәүлеккә ябып куячаклар
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилыны җәнҗал куптарган өчен берничә тәүлеккә ябып куячаклар

Лениногорск суды шундый хөкем карары чыгарды.

Лениногорск кешесе җәмәгать тәртибен бозган өчен административ җаваплылыкка тартылган. Эш материалыннан күренгәнчә, ир-ат август аенда, өендә хатыны белән җәнҗал куптарган, аңа карата тупас сүгенү сүзләре әйткән, кулларын болгап, бөтен фатирга һәм подъездга кычкырган, һич тә тынычланмаган, хәтта сугышырга да омтылган. 

Суд аны РФ КоАП 20.1 маддәсенең 1 өлешендә каралган административ хокук бозуда гаепле дип таныды һәм Лениногорск шәһәре эчке эшләр бүлегендәге Административ тоткарланучылар өчен махсус кабул итү урынында тотарга дип,  5 тәүлеккә административ кулга алу рәвешендәге җәза билгеләде.

 

 


Нет комментариев