Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилыны наркотик белән тотканнар

Лениногорск эчке эшләр бүлегенең наркотикларның законсыз әйләнешен контрольдә тоту хезмәткәрләре, менә-менә наркотиклы булам дип торган берәүне, кыңгыр эше өстендә тоткан.

Яшь кеше закон тарафыннан тыелган матдәне интернет-кибет аша сатып алган. Наркотикларның бәясен түләүгә аның телефонына, аларны яшереп куелган урынның кайдалыгын белдергән хәбәр дә килеп җиткән. 

Нәкъ шул  вакыта наркотикларның законсыз әйләнешеп контрольдә тоту бүлеге оператив эзләнү чаралары үткәрә торган булган.

Хокук сагында торучылар Чайковский һәм Ново-Садовое урамнары кисешендә  үзен бик шикле тоткан яшь кешегә игътибар иткәннәр. Ул як-ягына еш-еш каранып, кемнәндер качкан сыман юлын дәвам иткән.

Полиция хезмәткәрләре яшертен генә аны эзәрлекли башлаган. Шикле кеше аларның ташландык бакчалардагы кадәр алып килгән. Үзе куаклар төбенә чүгәләп җирне казый һәм нидер эзли башлаган.

Полиция хезмәткәрләре тоткарлагач, 33 яшьлек лениногорскилының аларга сөйләп-аңлатып тормаса да, нәрсә эшләгәне тиз ачылган. Чөнки ул казынган җир кызыл сызык белән билгеләнгән геолокация урыны - кулындагы телефонында күренеп торган.

Эчке эшләр хезмәткәрләре шаһитлар күз карашы астында, яшерен урыннан төргәк тартып чыгарганнар. Соңрак суд-медицина тикшерүе, төргәктә шактый гына күләмдә - 0, 94 грамм наркотик матдә булуын ачыклаган.

Тоткарланучы наркотик матдәләрне үзе кулланыр өчен генә сатып алуын әйткән. 

Бүгенге көндә аңа карата РФ Җинаять кодексының 30 нчы һәм 228 нче маддәләре нигезендә җинаять эше кузгатылган. Әлеге маддәләр аңа өч елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү белән яный.

Фото: Лениногорск-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев