Хатын-кызга һөҗүм итеп, аның телефонын урлаучы лениногорскилыны  колониягә озаттылар
ҖӘМГЫЯТЬ

Хатын-кызга һөҗүм итеп, аның телефонын урлаучы лениногорскилыны колониягә озаттылар

Лениногорскида бер ир-атны 1 ел да 6 айга төзәтү колониясенә озатканнар.

Хәтерләсәгез, узган елның сентябрь аенда булды бу хәл. Лениногорскилы ир-ат бер хатын-кызның артыннан ияреп, ул яшәгән йорт подъездына керә, аңа һөҗүм итә һәм телефонын тартып ала.

Башына суккан хатын-кыз идәнгә егыла,әмма һөҗүмчене күреп, аны йөзен хәтерендә калдыра.

Телефонын урлап качканнан соң, хатын-кыз полициягә шалтырата. Килгән хокук сакчыларына бу хәлнең ничек булганын сөйли һәм каракның йөзен, тышкы кыяфәтен әйтеп бирә.

Шул ук көнне ир-атны тоткарлыйлар. Танып белү процедурасында хатын-кыз аны таный.

Лениногорск суды ир-атны гаепле дип таба һәм катгый режимлы төзәтү колониясенә 1 ел да 6 айга озата.

 

 


Нет комментариев