Мәктәпләр юл йөрү кагыйдәләрен пропагандалау буенча зур эш алып бара, дип яза “Лениногорск юл хәрәкәте куркынычсызлыгы профилактика бүлеге начальнигы Зөлфия Рахманова.
Шәһәрнең 13нче мәктәбендә күрсәтмә материаллар киң рәвештә кулланыла. Юл хәрәкәте яшь инспекторлар кабинетында һәм “Автокласс”та светофор модельләре, куркынычсыз хәрәкәт итү буенча өстәл уеннары, плакатлар – болар барысы да теоретик материалны нәтиҗәле итеп өйрәнергә һәм күз алдына китерергә ярдәм итә.
Мәктәп фойесында юл йөрү кагыйдәләре буенча стенд урнаштырылган.

Нет комментариев