Лениногорскиның "Ак калфак" җитәкчесе Тәслимә Рафикова Мамадышта күчмә утырышта булды (+фотолар)
15-16 июль көннәрендә Татарстанның Мамадыш шәһәрендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Региональ"Ак калфак"татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасынын күчмә утырышы узды.
Әлеге чарада Лениногорскиның "Ак калфак" оешмасы җитәкчесе Тәслимә Рафикова да булып кайтты.
Күчмә утырышта 6 чит илдән, Россиянең кырыкка якын регионыннан һәм Татарстанның 41 шәһәр-районыннан 150гә якын хатын-кыз - "Ак калфак"лылар катнашты.
Программа беренче көн - Кече Сон авылына багышланган. Кече Сон авылында композитор Яруллиннарга багышланган скверны ачу тантанасында катнаштылар. Фәрит Яруллин музеена, мәчеткә,тыл ветераннары хөрмәтенә һәйкәл һәм паркка экскурсиядә дә булдылар.
Аккалфаклылар Кирмән җыенында һөнәрчеләр мәйданчыгы, мастер класслар, күргәзмәләр белән танышты.
"Ак калфак"лыларнын күчмә утырышы Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова һәм Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов катнашындагы пленар утырыш белән тәмамланды.
"Күчмә утырышның Мамадыш шәһәрендә узуы барыбыз өчен дә зур куаныч булды. Утырышның программасы "Тарихны язмыйлар күкләрдә, языла яшәгән җирләрдә" дип аталып, ул югары дәрәҗәдә уздырылды дияр идем мин", - ди Тәслимә Рафикова.
Күренекле шәхесләрне, татар халкынын йолаларын, гореф гадәтләрен барлау,туган телебезне саклауга юнәлдерелгән иҗтимагый эшчәнлек алып баручылар Мамадыш җирлегендә узган күчмә утырыштан зур тәэсирләр белән таралыштылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев