Лениногорскиның "Форпост" хәрәкәте - җиңүче
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскиның "Форпост" хәрәкәте - җиңүче

Лениногорскиның "Форпост" җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр хәрәкәте республика спартакиадасының зональ этабында катнашып, җиңүче булды.


7-8 октябрьдә  Әлмәттә пневматик винтовкадан ату буенча "Форпост" җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр формированиеләренең республика спартакиадасының зона этабы узды. Ул ел саен уздырыла.

Ярышларда 8 муниципаль район катнашты: Әлмәт, Азнакай, Бөгелмә, Лениногорск, Мөслим, Зәй, Сарман, Ютазы.
Гомумкоманда зачетында җиңүне лениногорскилылар яулады. Командада Лениногорск политехник колледж студентлары, 2 урында әлмәтлеләр, 3 урында сарманлылар иде.

Лениногорскиның "Форпост" җәмәгать тәртибен саклау хәрәкәтендә 14 яшьтән 35 яшькә кадәр булган 411 активист бар.

 


Нет комментариев