Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскиның грек-рим көрәшчеләре өч бронза алып кайттылар

Ярышлар Яр Чаллыда булды, анда Татарстаннан гына түгел, Башкортстан, Удмурд, Марий Эл республикалары һәм Түбән Новгород өлкәсеннән килгән спортчылар да көч сынашты.

Турнир танылган грек-рим көрәшчесе Александр Улеев истәлеген оештырылды.  Бәйгедә 2010-2012 нче һәм 2007-2008 нче елда туган  үсмерләр бил алышты, ярышларда  барлыгы 250 көрәшче бар иде. 

Лениногорск көрәшчеләре күрше республикалар алдында сынатмадылар, әлеге турнирда бик уңышлы чыгыш ясап, призлы урыннар алуга ирештеләр.

Шәһәребезнең 3 нче комплекслы спорт мәктәбендә шөгыльләнүче  Кирилл Бердников һәм Кирилл Иванов, 62 килограммга кадәр булган авырлык котегориясендә өченче урынны яуладылар. 75 килограмга кадәр авырлык котегориясендә көрәшкән Илназ Сәлахов та шундый ук нәтиҗәгә иреште.

Ә 52 килограммга кадәр авырлыктагы  спортчылар арасында бил алышкан  Азамат Шәмарданов иң оста көрәшчеләр бишлегенә керде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев