Лениногорскиның ветераннары “Балкыш” (“Сияние”) фестивалендә катнашты
Сайлап алу зональ туры Әлмәттә узды, анда 9 районның ветераннары үзләренең талантларын төрле номинацияләрдә күрсәтте. Быел фестиваль Татарстан ветераннары оешмасына – 35 ел һәм “Балкыш”ка 10 ел тулуга багышлана.
Шунысы игътибарга лаек, Лениногорск өлкәннәре фестивальдә һәр елны актив катнашып килә. “Узган ел фестиваль пандемия сәбәпле, онлайн-форматта узса да, лениногорскилылар конкурс лауреатлары булды. Барлык катнашучылар диплом белән бүләкләнде, - дип сөйли Мәдәният сараеның халык традицияләре буенча бүлек мөдире Неля Чубатова. – Фестиваль башта муниципаль этапта узды, аннан республика районнарында узгач, лауреатлар билгеләнәчәк. Гала-концерт апрель, май, октябрьдә узачак”, - ди ул.
“Балкыш”ның Әлмәттә узган фестиваленә 24 лениногорскилы барды. Алар ялгыз, ансамбль белән, хорда җырлау, фольклор һәм шигърияттә осталыкларын күрсәттеләр. Бу фестивальдә Федотовкадан “Аланлык” ансамбле беренче мәртәбә чыгыш ясаган. Ансамбль җитәкчесе Людмила Афанасьева әйтүенчә, башкалар алдында сынатмаганнар, «Аналык урамнары» җырын жюри хөкеменә тәкъдим иткәннәр. Шулай ук Зәй районы керәшеннәре белән дә дуслашканнар.
Якташ шагыйрь Таһир Шәмсуаров “Балкыш”ның муниципаль этабында “Нәфис сүз” номинациясендә – I, “Вокал-соло” номинациясендә икенче урын алган иде. “Әлмәттә безнең район катнашучыларын тәкъдим итеп, конферанс ролендә, алып баручы буларак катнаштым һәм “Нәфис сүз”дә Фатих Кәримнең “Кыңгыраулы яшел гармун” шигыреннән өзек сөйләдем.
Татарстан Ветераннар (пенсионерлар) төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Хәбир Иштирәков безнең район чыгышын ошатуын әйтте. Ошатмаслыкмени? Мичуриннан Рөстәм Зәйнаков шулхәтле матур итеп җыр башкарды”, - ди ул. Мичуринның оста җырчысы Рөстәм абый “Ак шомыртта ак сирень” җырын башкарган.
Баянчылар төркеме, шулай ук “Сүнмәс ялкын” ансамбле, “Изюминка” бию коллективы да “Балкыш”та үзләренең талантларын күрсәтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев