Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскиның 11нче гимназиядә узган Белем бәйрәменнән фоторепортаж

Беренчеләр күбәү

Шәһәребезнең 11нче гимназиясенә килеп керүгә матур фотозона да ясаганнар, ачык төсле шарлар белән бизәлгән, сыйныф тактасы рәсеме янында ничек фотога төшмисең инде. 

Быел гимназиягә беренче сыйныфка 80 укучы укырга килде. Аларны өч сыйныфка бүлгәннәр. Укытучыларына кулларын биреп, мәктәп ишегалды түренә уздылар.

Беренче сыйныфларга һәм барлык укучыларга, чыгарылыш сыйныфларга изге теләкләрне гимназия директоры Гөлнара Шәрифуллина, Лениногорск башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлнара Вагизова һәм ветеран-укытучы Тәслимә Халикова җиткерде.

Беренче сыйныфлар Белем көненә шигырьләр өйрәнгәннәр һәм әниләре белән бергә бию дә әзерләгәннәр. Аларга күңелле кичерешләрне мультфильм геройлары да бүләк итте, уен уйнаттылар, кызыклы сораулар бирделәр. 

Киләсе елда гимназиянең 11нче сыйныфын 17 укучы тәмамлаячак. 

 

Р. Мостафина фотолары

фотолар түбәндәрәк «Галерея»дә

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев