Лениногорскиның 12 нче лицеенда балалар белән викторина узды
Лениногорскиның 12 нче лицеенда якынлашып килүче Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан балалар белән викторина үткәрелде.
Балалар командаларга бүленеп, кайсы дәүләт учреждениесендә яшь пар никахлаша, Петр һәм Феврония кайсы шәһәрдән булган һәм ни өчен бу бәйрәмнең символы - ромашка кебек сорауларга жавап бирде.
Яшьләр үзәге хезмәткәрләре балалар белән бергә бәйрәмнең символы булган ромашка чәчәген үзләре түгәрәккә басып ясадылар.
Софья Касимова мәгълүматы һәм фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев