Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскиның 14нче балалар бакчасында республика Рәисе ярдәмчесе Тимур Сөләйманов булып китте

Лениногорскида «Беренчеләр хәрәкәте» Советының муниципаль слеты үтте.

Анда Татарстан Рәисе ярдәмчесе, «Беренчеләр хәрәкәте» илкүләм балалар һәм яшүсмерләр хәрәкәтенең Татарстан бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов килгән иде. 

Лениногорскиның 14нче балалар бакчасы пилот балалар бакчасы буларак сайланып алынган. Монда кече яшьтән үк "Беренчеләр хәрәкәте«нең эшчәнлеге җәелдерелгән. Ә 7-10 яшьтә балалар «Орлята России» федераль программасы катнашучылары булалар.

Очрашу барышында мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүче балалар шигырьләр сөйләде, җырлады һәм биеде. «Беренчеләр хәрәкәте» флешмобын башкарды. 

Балалар бакчасы буенча экускурсия барышында кунаклар төрле тематик күргәзмәләрне күрде, бакчаның музеенда булды, әхлакый-патриотик тәрбия бирү проекты эшчәнлегенең нәтиҗәләре белән танышты. 

6 нчы мәктәпнең «Беренчеләр хәрәкәте» активистлары мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән Бөтендөнья кыргый табигать көненә багышланган «Күңелле хайваннар» темасына мастер-класс үткәрде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев