Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскиның 2нче мәктәбе 75 еллык юбилеен билгеләп үтте (+фотолар)

Быел Лениногорскиның 2нче мәктәбендә 1 сентябрьдә ике тантана – Белем көне һәм мәктәпнең 75 еллык юбилее булды.

Бәйрәм атмосферасында мәктәп ишегалдына беренче сыйныфлар, аларның әти-әниләре, укытучылар, укучылар, кунаклар үтте.

“Бүген менә нинди матур, зур мәктәптә тантаналы линейка үткәрәбез. Ә мәктәбебезнең беренче линейкасы ул чакта 1нче поселоктагы баракта узган, шунда мәктәп буларак үз эшчәнлеген башлап җибәргән. Ул чакта әле Зеленогорск дип йөртелгән. Ә бараклар мич белән җылытылган. 300гә якын укучы белем алган”, - дип сөйли 2нче мәктәп директоры Ольга Платонова.

Әлеге вакыйгаларны хәзерге буын күз алдына да китерә алмыйдыр инде, баракның нәрсә икәнен, мичкә ягуның ничек булганын да.

Бүген 2нче мәктәп – алдынгы, укучылары уңышлары һәм тәҗрибәле укытучылары белән горурлана торган белем йорты. Беренче сыйныфка 75 бала укырга килде. Ә гомумән алганда, мәктәптә 900дән артык укучы белем ала. 

Әле менә җәй аенда мәктәп командасы яшь геологларның  XI республикакүләм ачык кыр олимпиадасында катнашып, икенче урынга лаек булган. Мәктәпнең “Юнгел” командасы җитәкчесе Светлана Нагимова җитәкчелегендә олимпиаданың 11 конкурс дисциплинасын узган. Белем көнендә “Охтин-Ойл” җәмгыяте җитәкчесе Ростэм Хөснетдинов команданың актив укучыларын һәм җитәкчене бүләкләде.

Лениногорск Мәгариф идарәсе начальнигы Вагиз Санатуллин, мәктәп директоры Ольга Платонова, Лениногорск шәһәре прокуроры Марсель Гимаев тантаналы бәйрәм белән котладылар. 

Бу көн шушы мәктәптә укып, аннары зур тормышта кирәкле һөнәр сайлап, фидакарь хезмәтләре белән дан казанганнар өчен дә зур әһәмияткә ия. Әнә бәйрәмгә педагогик хезмәт ветераны, 40 ел эш стажы булган Галина Косарева килгән.

“Мин 2нче мәктәпнең иң беренче чыгарылышы булуым белән горурланам. Мәктәп 1950 елда Школьная урамында ачыла. Без сыйныфта 18 бала укыдык. 1960 елда исә мәктәпне хәзерге урындагы бинада тәмамладык. Үземнең укытучыларымны җылы итеп искә алам. Беренче укытучыбыз – Антонида Белкина иде. Математика укытучысы – Дамира Саитова. Мин аның үрнәгенә ияреп, математика укытучысы һөнәрен сайладым да”, - ди 20 елдан артык 6нчы мәктәптә директор булып эшләгән Галина Косарева.

Ветеран-укытучы 2нче мәктәптә укытучы булып эшләүче укучылары белән дә горурлана. “Шуларның берсе – мәктәп директоры, Ольга Платонова. Укытучы булып эшләр өчен балаларны, үз фәнеңне ярату кирәк, бу – бик әһәмиятле”, - ди.  

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев