Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскиның 6 нчы мәктәбе музеенда Ачык ишекләр көне үтте

Халыкара музейлар көне уңаеннан 6 нчы мәктәпнең “Туган җир” музеенда Ачык ишекләр көне үткәрелде.

Балалар бакчасына йөрүче балалар, укучылар, ата-аналар, укучыларның әби – бабайлары сугыш кырларында ятып калган якыннарының истәлекләре һәм тарихка кагылышлы әйберләрне күрергә, тотып карарга мөмкинлек алды.

Бигрәк тә, Россия Герое Дамир Исламов мәктәпнең горурлыгы булып тора.  Аның һәйкәленә балалар бакчасына йөрүче балалар, булачак беренче сыйныф укучылары чәчәкләр куйды. Аның тормышы, батырлыгы турында югары сыйныф укучылары музейга килгән һәркемгә сөйләде. 

“Беркем дә онытылмаган, бернәрсә дә онытылмый!- дип сөйләде чараны оештыручылар.

Фото: 6 нчы мәктәп.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев