Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскиның «Ак калфак» оешмасыннан Лилия Афандиева күчмә утырыш форумында катнашып кайтты

Лениногорскиның “Ак калфак” оешмасыннан Лилия Афандиева Яшел Үзәндә узган “Халкыбызның көче – аның атаклы кешеләрендә, милләттәшләребездә” дигән күчмә утырыш форумында катнашып кайтты.

Әлеге чарада Татарстан һәм Россиянең 11 төбәгеннән 100ләп вәкил катнашкан. Күчмә утырыш форумы Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Региональ “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы һәм Яшел Үзән районы белән берлектә үткәрелгән.  

“Форум кысаларында Яшел Үзәннең Кече Шырдан авылында “Каюм Насыйри эзеннән” сәяхәт иттек. Киләсе елга бөек мәгърифәтче, тел галиме, язучы, тарихчы Каюм Насыйриның тууына 200 ел була. Без Каюм Насыйри коесыннан су алдык, аның чишмә суыннан авыз иттек”, - дип сөйли Лилия Малих кызы.

Кече Шырдан – танылган галим, мәгърифәтче Каюм Насыйриның туган авылы. Биредә мәгърифәтченең эзләрен саклаган тарихи урыннар җитәрлек икән. Катнашучылар галим истәләген саклаган урыннарда булдылар, 500 еллык тарихы булган борынгы агач белән таныштылар. Моннан тыш, галимнең музеенда да булдылар.

Форум барышында татар гимназиясе, балалар бакчасы эшчәнлекләре белән дә танышканнар. “Татар гимназиясендә төрле юнәлешләр буенча белем бирәләр. Биредә 430 бала белем ала. Укытучылар башта һәр йортка кереп, бала җыеп йөрсә, хәзер монда хәтта чират торалар”, - ди Лилия Афандиева.

“Ак калфак” оешмасы әгъзасы Лилия ханым фикеренчә, балалар бакчасыннан ук бөек мәгърифәтчеләрне өйрәнүгә зур игътибар бирелә биредә. “Мәгърифәтчеләр мирасын тәрбия бирү процессында кулланалар. Нәниләрнең саф татар телендә мәгърифәтчеләрнең әйткән сүзләрен ятлап сөйләүләре искиткеч булды”, - ди.

Форумда катнашучылар Яшел Үзәндәге мәдрәсә каршында эшләп килүче балалар бакчасында булганнар. “Безне шушы бакча шаккатырды. Мәдрәсә каршында балалар бакчасы ачканнар, 50 бала йөри, тагын 40 бала чиратта тора икән. Биредә дини тәрбия дә бирелә. Ашау-эчү хәләл. Әхлак тәрбиясе беренче урында тора”, - ди Лилия ханым.

 

Язманы тулысынча «Заман сулышы» газетында 27 сентябрь санында укый аласыз.

фотолар: Л. Афандиевадан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев