Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскиның «Алмакай» утары атлары «Ат көне«ндә катнашып, җиңүләр яулап кайтты (фото+видео)

Күптән түгел Лениногорскиның «Алмакай» ат утарының атлары белән лениногорскилылар Арча районы Яңа Кырлай авылында 9нчы тапкыр традицион ат-спорт бәйрәме — «Ат көне«ндә катнашып, җиңүләр яулап кайтты.

«Ялкын» кушаматлы ат жокей Регина Зарипова җитәкчелегендә финиш сызыгын беренче булып узды. 
«Ахра» кушаматлы ат белән Виктория Соловьева икенче булып барса да, финишка җитәрәк яралана һәм дүртенче булып кала.

Биш ел узгач, трофей кабат өйгә кайта, дип яза ВКонтакте челтәренең шәхси битендә «Алмакай» ат утары төркеме. 

Исебезгә төшерәбез, элегрәк әлеге ат чабышында җиңүне 2018 елда алган идек.

Фото: ВКонтакте челтәренең шәхси битендә «Алмакай» ат утары төркеменнән

Видео: "Интертат" сайтыннан алынды

Яңалыкларны безнең Дзен-каналдан укый аласыз. Кушылыгыз безгә! 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев