Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскиның балалар иҗат йорты базасында мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен «Велосипед стартлары» узды

Муниципаль район күләмендә үткән бу бәйгегә шәһәр һәм район балалар бакчаларыннан кечкенә велосипед осталары җыелды.

Алар велосипедта йөри белүләрен генә түгел, иң беренче чиратта – юл хәрәкәте кагыйдәләрен ни дәрәҗәдә белүләрен күрсәттеләр.

Велосипед – кечкенә баланың иң беренче мобиль транспорт чарасы. Билгеле, ул әле әти-әнисенең даими күз карашы астында гына йөри ала, ә менә велосипедчылар өчен булган юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнеп, хәтергә сеңдереп кую мөһим.

Муниципаль бәйге балаларны велосипедчы экипировкасы киеп, ике аяклы тимер дуска утырып китү кагыйдәләреннән алып, бирелгән дистанцияне юл иминлеге кагыйдәләрен төгәл үтәп финишка килеп дөрес тукталуга кадәр, бөтенесен үз эченә алган иде.

Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәүләт учреждениесенең Лениногорск профилактика бүлеге вәкилләре һәм аның башлыгы Эльвира Кирдянова ярышларның хөкемдары булдылар. Балаларны куәтләргә әти-әниләр дә килгән иде. Үз чиратларында, яшь велосипедчылар да сынатмадылар. Барлык биремнәрне төгәл, дөрес итеп башкарып чыктылар.  Велосипедларында юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәп хәрәкәтләнделәр. 

 Билгеле, бәйге булгач җиңүче һәм призлы урыннар алучыларны да билгеләделәр. Аеруча оста велосипедчы һәм кагыйдәләрне дөрес белүче дип 3 нче бакчада тәрбияләнүче Ян Әюповны атадылар.

Икенче урынга 23 нче бакчага йөрүче Кәрим Нуриев чыкты.

Ә 30 нчы балалар бакчасыннан килгән Шайнур Закиров өченче булды.

Моннан тыш, Эльвира Сергеевна балалар белән тәүлекнең караңгы вакытында куркынычсызлык турында сөйләште: яктылык кайтаручы элементларның нәрсә икәнен, аларның ни өчен кирәклеген һәм аларны ничек дөрес киеп йөрергә кирәклеген сөйләде. Балалар бу чарадан канәгать һәм шат калдылар. Әлбәттә, һәркайсына бүләкләр дә өләштеләр.

 

Фотолар: Лениногорск автоинспекциясе бүлегеннән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев