Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскиның Балалар китапханәсендә балалар «ат чабышында» катнашты, йомырканы кашыкка куеп йөгерде (+фотолар)

Лениногорскиның Ю.Гагарин исемендәге Балалар китапханәсендә Президент мәдәни инициативалар фонды тарафыннан хупланган «Халык китабы фестивале» проектын гамәлгә ашыру кысаларында “Татар халкының энҗесе” чарасы үткәрелде.

Чара татар халкы милләтенә багышланган иде. Шәһәребез күпмилләтле булуына да карамастан, дус һәм тату яши, бер-берсенең милләтен хөрмәт итә. 

Чарага 11 нче гимназия һәм башка мәктәп укучылары, шагыйрь Таһир Шәмсуаров, баянчы Геннадий Садовников, мәдәният идарәсе житәкчесе Гөлнара Зарипова һәм башкалар килгән иде. 

Гөлнара Зарипова проектның авторы Неля Галиеваны грант отулары белән котлады һәм проект кысаларында үткәреләчәк чараларны тормышка ашырырга уңышлар теләде. Шәһәребез өчен грант отулар бик зур горурлык булып тора, диде ул. 

Таһир Шәмсуаров үзенең шигырьләрен укыса, Геннадий Садовников баянда һәм курайда татар халык жырлары көйләрен уйнады. Ләйсән Шәмсуарова жыр башкарды. 

Чараны алып баручы укучыларны иң элек татар халкының милли киемнәре белән таныштырды, чара дәвамында «Сабантуй» бәйрәмендә үткәрелә торган ат чабышында катнаштырды, кашыкка йомырка куеп йөгерү һәм «Түбәтәй» уеннарын да уйнатты.  

11 нче гимназия укучылары «Кое янында уен» дип исемләнгән күренешне күрсәтте. 

Татар халкының милли ризыклары бик күп. Мәсәлән: бәлеш, өчпочмак, кыстыбый, гөбәдия һәм башкалар. Чара ахырында милли киемнәр киеп, милли ризыклар алып чыктылар. Барчасы милли ризыклардан авыз итте. 

Соңыннан бергә фотога да төштеләр.

Рамия Гарифуллина мәгълүматы һәм фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев