Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскиның Балалар сәнгать мәктәбендә Чыгарылыш кичәсе узды

Лениногорскиның М. Хәертдинов исемендәге Балалар сәнгать мәктәбендә Чыгарылыш кичәсе узды.

Мәктәп барлыкка килгәннән бирле аны ике меңгә якын укучы тәмамлаган. Быел 61 яшь рәссам чыга, дип язылган Балалар сәнгать мәктәбенең ВКонтакте шәхси битенең соцаль челтәрендә. 

Мәктәп директоры Ольга Мишева аларга чын күңелдән җылы котлауларын җиткерде, алга таба да уңышларга ирешүләрен теләде. Сәнгать мәктәбен тәмамлау турында таныклыклар тапшырды. Мәктәпнең иҗади тормышында актив катнашканнарга Мактау грамоталары бирелде. 

Барысына да хәерле юл, тырышлык, авырлыклар алдында бирешмәскә, һәрвакыт алга гына барырга, куелган максатка ирешергә, тормышта үз урыннарын табарга һәм, әлбәттә, сәнгать мәктәбен онытмаска кебек теләкләр дә җиткерелде.

Фото һәм мәгълүмат Балалар сәнгать мәктәбенең ВКонтакте шәхси битеннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев