Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскиның «Балерина» фонтаны янында узган бәйрәмдә бергә гомер итүче юбилярларны хөрмәтләделәр (+фотолар)

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Лениногорскиның «Балерина» фонтаны янындагы мәйданчыкта бергә гомер итүләренә 40-50 ел тулучы парларны хөрмәтләделәр.

Бәйрәмгә килгән барча халыкны районы башлыгы Рәгать Хөсәенов котлады. Бергә гомер итүләренә юбилей булган парларны да тәбрикләп, "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медальләре белән бүләкләде. 

Бүләкләнүчеләр - Исхаковлар һәм Пантюхиннар гаиләсе.  

Марс Шәрип улы һәм Фәния Габделхак кызы Лениногорскида яшәгәннәр һәм эшләгәннәр. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре. Марс Шәрип улы Лениногорск шәһәре һәм районы халкы турында, аларның Татарстан нефть тармагын формалаштыруга һәм үстерүгә керткән өлешләре турында китаплар бастыра.

Геннадий Федорович һәм Валентина Борисовна Пантюхиннар 46 ел бергә гомер итәләр. Озак еллар Зеленая Роща авылы мәктәбендә эшлиләр. Геннадий Федорович - директор, Валентина Борисовна - башлангыч сыйныф укытучысы. Аларның 4 баласы һәм 7 оныгы бар.

Бәйрәм көнендә Лениногорск Мәдәният сарае үзешчән сәнгать артистларының моңлы жырлары беркемне дә битараф калдырмады. Бәйрәм концерты һәркем өчен бүләк булды.

Рамия Гарифуллина фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев