Котыру авыруы куркыныч чир.
Күптән түгел, октябрь ае башында Тукай районының Калмаш авылында һәм Яңа Бистәсендә песи бер хатын-кызга һәм ир-атка ташлана. Тикшерү нәтиҗәләре хайванның авыру икәнлеген күрсәткән. Зыян күргән кешеләргә медицина ярдәме күрсәтелә. Тукай районында карантин кертелә.
Быел мәчеләрдә котыру ешрак раслана. Бу төлкеләрнең авыл җирлекләренә , кешеләр янына килүе һәм йорт хайваннарына, эт-песиләргә һөҗүм итүе белән бәйле.
“Без расланган схема буенча, авылларда йорт хайваннарына, шулай ук мәче һәм этләргә котыру авыруына каршы вакцинация үткәрәбез. Бу бушка эшләнә. Моннан тыш, елга берничә тапкыр Лениногорскида, шәһәр халкының йорт хайваннарына бу авырудан прививка ясыйбыз. Бу процедура шулай ук бушлай башкарыла. Мәче һәм эт хуҗалары арасында вакциналар хайваннар сәламәтлегенә тискәре йогынты ясарга мөмкин дип санаучылар да бар. Бу алай түгел. Хайванның сүлпәнлегендә, аппетит булмауда чагыла торган кыска вакытлы реакцияләр булырга мөмкин, ләкин алар тиз уза», — дип сөйли баш ветеринар Рашат Әхмәтов.
Рашат Әхмәтов заманча медицина алга китүгә карамастан, котыру авыруы элеккечә куркыныч һәм дәвалап булмый торган, үлем белән тәмамлана торган чир булып кала, дип кисәтте. Котыру авыруының кешеләргә күчү ихтималы бар. Ул шуның белән куркыныч та. Кешене паралич сугарга, көзән җыерырга мөмкин. Шуңа күрә саклану чараларын күрергә кирәк.
- Хайваннар тотучы хуҗалары өчен:
- - ел саен хайваннарны котыру авыруына каршы вакцинация үткәрегез (прививкалар бушлай ясала);
- - этләрне урамга алып чыкканда бәйдә алып чыгарга, зур этләрне борынчакта;
- - хайваннарны хуҗасыз хайваннар белән элемтәдән саклагыз;
- - хайванда теләсә нинди авыру булганда, бигрәк тә котыру авыруы симптомнары барлыкка килгәндә, ашыгыч рәвештә ветеринария берләшмәсенә мөрәҗәгать итегез.
Р
Нет комментариев