Лениногорскиның «Долголетие» үзәгенә йөрүчеләр иминлек кагыйдәләрен кабатлады
Лениногорск автоинспекциясе һәм Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәүләт учреждениесе вәкилләре юлда үз-үзеңне куркынычсыз тоту кагыйдәләре турында балаларга да, өлкәннәргә дә кат-кат искәртеп тора.
Шушы көннәрдә алар “Долголетие” социаль ярдәм үзәгенә йөрүчеләр белән очрашу уздырдылар. Бу чарада сүз җәяүлеләр өчен булган юл хәрәкәте кагыйдәләре турында барды.
Очрашу кызыклы һәм бирегә йөрүчеләр үзләре әйткәнчә-файдалы булды. Катнашучыларның кайберләре бик ашыккан чакта кагыйдәләрне бозып куйган чаклары булуын, әмма моннан соң һәрвакыт үтәп йөриячәкләрен әйтте. Чөнки алар автоинспекция вәкиле алып килгән юл һәлакәтләре очракларының видеоязмаларын карадылар.
Гап-гади, җиңел итеп үтәргә мөмкин булган кагыйдәләргә битарафлыкның нинди бәла китереп чыгаруын үз күзләре белән күрделәр.
Дәүләт автоинспекциясе вәкиле Анастасия Ибряева юл йөрү кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеге турында искәртте. Катнашучыларга җәяүлеләр өчен белешмәләр тапшырды.
фото: А. Ибряевадан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев