Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскиның “Дружба” лагерендә балаларга Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне турында сөйләделәр (+фотолар)

Лениногорскиның “Дружба” лагерендә “Логос” балаларга педагогик һәм психологик ярдәм күрсәтү үзәге хезмәткәрләре Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан, күңелле чара үткәрде.

Лагерьда ял итүче балаларга Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненең ничек барлыкка килү тарихы, аның мөһимлеге һәм мәгънәлелеге турында сөйләделәр. Шулай ук, гаилә мөнәсәбәтләре, көнкүреш мәсьәләләре турында бирелгән сорауларга балалар бик җиңел җавап бирде.

Гаилә көне уңаеннан, зур плакатларга әти-әнисенә, гаиләгә булган мәхәббәтен исбатлап рәсем дә ясадылар. 

Шуннан соң, “Логос” хезмәткәрләре оештырган уеннарда катнашып, күтәренке кәеф һәм онытылмаслык хис-кичерешләр алды. 

“Логос” балаларга психологик –педагогик ярдәм күрсәтү үзәге дтректоры Ольга Ященко әйтүенчә, балалар белән алар төрле чаралар үткәрергә тырыша. Шуларның берсе, мәсәлән, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган иде. Балаларга гаиләнең мөһимлеге, аны кадерләп яшәргә кирәклеге, аны билгеләп үтү өчен барлыкка килү тарихы турында сөйләдек, ди ул. 

Лагерьда ял итүче балалар арасыннан Есения Сергеевага үткәрелгән чара бик ошаган. Бигрәк тә, гаилә темасына плакатка рәсем ясау белән уеннар уйнау. 
Балалар белән мондый төр очрашулар ешрак булып торсын иде. 

Рамия Гарифуллина мәгълүматы һәм фотолары. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев