Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскиның Яңа ел бизәлешендә биология, экология элементлары да бар

Яңа ел бәйрәмнәренә Лениногорск шәһәре сихри күренешкә төренде. Татарстанның көньяк-көнчыгыш шәһәрләрендә һәм Алабуга, Түбән Камада “Татнефть” ярдәме белән шәһәрләр янәдән бизәлде, быел исә – бердәм концепциядә.

 

2023 елны Россиядә укытучы һәм остаз елы дип игълан иттеләр, шунлыктан бизәү вакытында мәгариф темасы әкият элементлары белән баетылды.

Лениногорскида “Юбилейный” паркы нефтьчеләр ярдәме белән бәйрәм утлары балкыды. Узган ел монда яшел гүзәлкәй – чыршы һәм әкият фигуралары барлыкка килгән иде. Быел исә яңа арт-объектлар – йолдыз рәвешендә ут белән яна торган аркалар, шулай ук әкияттәге җанварлар, яктылык бөркеп торучы агачлар һәм ел символы – куян фигурасы да бар. Фотозона да барлыкка килде.

Шәһәрдәге нефтьчеләр монументы территориясе дә үзгәрде. Янып тора торган аркаларга карап, кәеф күтәрелә. Ә кристаллар белән химик колбалар ел тематикасын гәүдәләндерә.

“Яңа елга бизәлеш миңа быел бик ошады. Башка төрле, үзенчәлекле, мин хәтта һәрбер инсталляциягә игътибар итттем. Нефтьчеләргә зур рәхмәт әйтәсем килә, төбәктәге халык турында онытмыйлар, ел саен яңача бизәргә тырышалар, күңелле булсын дип тырышалар”, - ди Ольга Громова.

Шәһәрнең үзәк мәйданы Яңа ел алдыннан тагын да гүзәл һәм ямьле булды. Биредә әкият, биология, экология һәм серлелек элементлары бергә ярашып тора. Ул компаниянең мәктәп биолабораторияләрен һәм экологик белем бирү проектларына ярдәм итүгә юнәлдерелгән социаль эшчәнлеген чагылдыра. Сүз уңаеннан, лабораториянең берсе Шөгердә эшли.

“Менә шәһәр буенча карап, күзәтеп йөрибез әле. Иң яраткан урыныбыз – “Юбилейный” паркы һәм үзәк мәйдан, монда иң күп яңа ел бизәкләре.  Хәзер күбесе монда фотога төшәр өчен дә килә.  Соңгы елда шәһәр бары матур якка гына үзгәрә бара”, - ди  Ангелина Шафикова.

Тиздән М.Горький исемендәге ял паркында яңа карусель барлыкка киләчәк.

Паркта Кыш бабай резиденциясе  үз ишекләрен ачты. 8 гыйнварга кадәр 13.00 сәгатьтән 19.00 гә кадәр эшләячәк.

 

Юлия Могила

 Сергей Трусов фотолары

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев