Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскиның яшь гаиләләре торакка сертификатлы булды

2 гаилә алды.

Лениногорскида яшәүче яшь гаиләләр – Барбашевлар һәм  Хәсәншиннарга торак алу өчен сертификатлар тапшырдылар.

Әлеге яшь гаиләләр «Татарстан Республикасында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» программасында катнашканнар һәм акчалата сертификатка ия булдылар.

Гаиләләргә торак сертификатлары тантаналы рәвештә, Лениногорск районының хисап сессиясе вакытында, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тапшырды.  

Барбашевлар гаиләсендә өч бала тәрбияләнә. Программа турында яшь әни – Аделина Маратовна массакүләм мәгълүмат чараларыннан белгән, программада катнашу өчен нинди документлар кирәклеге буенча мәгълүмат туплаган.

“Сертификат алгач, гаиләдә яхшы якка үзгәреш булыр дип уйлыйм. Без торак шартларын яхшыртуга ирешербез. Балалар өчен дә иркен фатирда уйнар, үсәр өчен уңайлыклар булыр. Балалар спортны да ярата, иҗат белән дә шөгыльләнәләр”, - дип сөйли Аделина.

Ул яшь гаиләләргә шундый программалар эшләве өчен, дәүләт һәм җирле хакимият органнарының гаиләләр турында кайгыртуы өчен шат.

Лениногорск 2023 елда  Татарстанда яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү программасына кергән. Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе юристы Ләйсән Хәсәншина аңлатуынча, сертификат күләме торакның базар бәясенә турыдан-туры пропорциональ. “Нормативлар буенча гаиләнең бер әгъзасына 18 квадрат метр туры килсә, программа кысаларында торакның норматив мәйданыннан 35 процентына субсидия бирелә. Ярдәм өчен бирелгән акчаларны кире кайтарырга кирәкми, бары тик тиешле максатка гына тотарга”, - ди юрист.

Сертификат тапшырылганнан соң, торак алу өчен 7 ай вакыт бирелә. Шушы вакыт эчендә торак алынмаса, сертификат юкка чыга. Яңа фатир яисә икенчел базарда фатир сатып алуга, яисә үз йортыңны төзүгә, шулай ук ипотеканы түләүгә дәүләттән субсидия алу мөмкинлеге булө өчен, яшь гаиләгә «Татарстан Республикасында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» дәүләт программасына керергә кирәк.

Кайда мөрәҗәгать итәргә?
Программада катнашырга кирәкле документларны  рәсмиләштерү өчен, гариза бирү өчен Лениногорск Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк: Шашин урамы, 20нче йорт. Телефон: 8(85595) 5-63-86.

 

Язманы тулырак "Заман сулышы" газетында 6 мартта укырга мөмкин.

Фотолар: Рамия Гарифуллина һәм https://leninogorsk.tatarstan.ru сайтыннан

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев