Лениногорскиның «Ихлас» мәчетендә белем бәйгесе үткәрелде (+фотолар)
«Ихлас» мәчетендә район авылларының мөслимә апалары арасында белем бәйгесе үтте.
Анда барлыгы 11 авылдан хатын-кызлар, әби-апалар катнашты. Әлеге бәйге инде 5нче ел рәттән үткәрелә. Аның төп максаты — Лениногорск районы мөслимәләрен берләштерү, Ислам диненә кагылышлы төп сорауларны кабатлау, яңа гыйлем алу һәм башкалар.
Бәйгене Гомәр хәзрәт башлап җибәрсә, кырыкка якын мөслимә намаз, Көръән, ураза һәм башка дини сорауларга тестлар эшләде, кроссворд чиште.
Катнашучыларга урыннар бирмәскә булганнар. Рамазан ае якынлашу сәбәпле, һәрберсенә хөрмә җимешләре, зәм-зәм сулары һәм дога китаплары бүләк иткәннәр.
Соңыннан, алар бергәләп чәйләр эчеп, дога кылып таралышты.
Фото һәм мәгълүмат «Ислам в Лениногорске» Телеграм-каналыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев