Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскиның картлар һәм инвалидлар интернат-йортында Ваһаповлар гаиләсе теркәлде (+фотолар)

Лениногорскиның картлар һәм инвалидлар интернат-йортында Рәмис Ваһапов белән Мария Шәйдуллина мөнәсәбәтләрен рәсмиләштерде.

Мәхәббәт укларының оялчан һәм тыйнак, кайчан карама китап уку белән мәшгуль булган Мария Шәйдулина һәм үткән бер кешене шаян сүзләре белән көлдерми калмаган Рәмис Ваһаповның йөрәгенә  берьюлы килеп тияр дип кем уйлаган?! Бу очракта Мария ханымның китап яратуы шактый зур роль уйнаган. Интернат-йортның китапханәсе – аның иң яраткан урыны. Андагы китапларны Мария ханым “су урынына эчә”. Шулай бер вакыт, үзендә искиткеч зур тәэсир калдырган чираттагы китапны укып чыккач, ул әсәрнең герое өчен ничек  борчылуы турында, очраклы гына туры килгән әңгәмәдәшенә сөйләп биргән. Бу очраклы әңгәмәдәш Рәмис Әсхәтович булып чыккан.

“Мариянең гади бер әсәрдәге герой турында еларга җитешеп сөйләве, минем өчен көтелмәгәнчә булды. Интернат йортта икебез дә  биш еллап яшәсәк тә, якыннан аралашканыбыз булмады. Мин үзем безнең йортта булган барлык бәйрәмнәрдә катнашам. Җыр –биюле гөрләп торган тормышны яратам. Артистлар килсә, алар җырлаган көйгә дә биеп китмичә түзә алмыйм. Ә концерт куярга безгә еш киләләр.  Мария аларның чыгышларын тыйнак, оялчан гына тыңлап утырган. Шуңа күрә бер-беребезне белешмәгәнбез инде”,- ди Рәмис Ваһапов.

Лениногорск картлар һәм инвалидлар интернат- йортына алар икесе ике төрле,  әмма бик ачы язмыш сынаулары үтеп килгәннәр.

Никахларын рәсмиләштерү көнендә алар өчен Мендельсон вальсы яңгырады. Кәләш кулында туй букеты иде.
Никах теркәү социаль учреждениедә - картлар һәм инвалидлар йортында узды,  Лениногорск ЗАГС бүлеге директоры Елена Миңнегалямова үткәрде.

Яңа өйләнешкәннәргә  мәхәббәт, шатлыклы бәхетле тормыш,  озын гомер теләделәр.

Язманы тулырак "Заман сулышы" газетыннан укый аласыз. 

Фото: Исламия Галимова

 

Дуслар, безнең Телеграм-каналга кушылыгыз. Менә ссылка: https://t.me/zamansulyshy

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев