Лениногорскиның Мәдәният сараенда Өлкәннәр көненә бәйрәм чарасы үткәрелде (+фотолар)
Лениногорскиның Мәдәният сараенда Өлкәннәр көне уңаеннан шәһәребезнең үзешчән артистлары катнашында бәйрәм чарасы узды.
Залда шактый гына халык җыелган иде. Күбесе — өлкән яшьтәге әби-бабайлар, абый-апалар. Аларны Өлкәннәр көне белән район башлыгы Рәгать Хөсәенов тәбрикләде.
«Кадерле өлкәннәр! Сезне чын күңелдән бәйрәм белән тәбрик итәм. Сезгә озын гомер, сәламәтлек телим», — диде ул.
Шәһәр һәм районда барлыгы 25 меңгә якын пенсионерлар, шуның 8 меңнән артыгы — өлкән яшьтәгеләр икәнен әйтте. Шәһәргә нигез салган данлыклы нефтьчеләрне дә, ветераннарны онытмыйча, аларның шәһәребез өчен тырышлыклыкларын искә төшереп үтте. Хәзерге көндә дә тырышып, көчләрен куеп ярдәм итеп яшәүче олы яшьтәге өлкәннәребезгә рәхмәтләрен җиткерде.
Бәйрәм вакытында Рәгать Хөсәенов «С любовью и молитвами» волонтерлар төркеме активисты Тамара Семенованы бүләкләде. Бу төркем хәзерге вакытта махсус хәрби операциядә булган егетләребез, ир-атларыбыз өчен гуманитар ярдәм җыя, озата. Тамара Семенова һәм төркем шулай ук маскировка челтәрләре үрә, җылы оекбаш-носкилар, юыну өчен мунчалалар бәйли һәм башкалар.
Бәйрәмдә Федотовка авылының ветераннар советы рәисе, Лениногорск Мәгариф хезмәткәрләре ветераннары советы рәисе Люция Ильина, Зәй-Каратай мәдәният йортында күп еллар хезмәт куйган Елена Шагеева, Иске Шөгер авылында элеккеге «Шушма» колхозында 38 ел мал караучы булып эшләгән, 7 бала тәрбияләп үстергән, 9 онык, 14 оныкчыкны тәрбияләргә ярдәм итүче Зәмзәмия Гадельшина, Россия Пенсионерлар союзының Лениногорск бүлекчәсе рәисе Фәридә Усманова, Лениногорскиның Балалар хастаханәсендә 47 ел врач-педиатр булып эшләгән Венера Закирова, озак еллар балалар бакчасында тәрбияче булып эшләгән Валентина Куликова, 45 ел дәвамында шахмат буенча тренер булган Виктор Токаревны да тәбрикләделәр.
Өлкәннәр өчен шәһәребезнең үзешчән артистлары, җыр һәм бию төркемнәре, мәсәлән: «Россиянка», «Моң чишмәсе», «Сүнмәс ялкын», баянчылар төркеме чыгыш ясады. Матур җырларын, биюләрен бүләк итте.
Рамия Гарифуллина фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев