Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскиның социаль фондында шифаханәдә кемнәр бушлай дәвалана алуы турнда аңлаттылар

Шифаханә-курортта дәвалануга юлламаны, федераль ташламага ия булучылар, шул исәптән инвалид балалы гаиләләр, сугыш ветераннары һәм радиациядән зыян күрүчеләр өчен дә бушлай алырга мөмкин.

“Бу Бөек Ватан сугышы ветераннары, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булган кешеләр, инвалид балалар, сугыш хәрәкәтләре ветераннары, радиоактив нурланыштан зыян күрүчеләр, ягъни аеруча ярдәм һәм игътибар кирәк булганнар турында дәүләтнең кайгырту ысулларының берсе”, -диде Россия социаль фондының  Лениногорск клиентлар хезмәте җитәкчесе Айгөл Исламова.


Шифаханәдә дәвалануга юллама алу тәртибе гади, моның өчен нибары ике адым узарга кирәк. Беренчесе: үзегез дәваланучы табибтан №070/уу формасындагы медицина белешмәсе алыгыз. Икенчесе: дәүләт хезмәтләре порталы аша онлайн гариза бирегез,  цифрлы трансформация бу эшне хәзер күпкә гадирәк һәм тизрәк эшләргә мөмкинлек бирде. 


Бушлай ярдәм пакетына нәрсәләр керә? Ял итүдән һәм сәламәтлекне торгызудан тыш, дәвалану урынына бушлай бару һәм кире кайту өчен талон бирелә. Әгәр сүз инвалид бала яки инвалидлыкның беренче төркеме булган олы кеше турында барса, аны карап-озатып йөрүче зат өчен дә юллама түләүсез була.

Фото «Заман сулышы»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев