Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскиның суд хезмәткәрләре чаңгы ярышында лаеклы урыннар яулап кайтты

Казан шәһәренең Мирный поселогындагы чаңгы-биатлон комплексы базасында республика шәһәр һәм районнарының суд хезмәткәрләре арасында чаңгы ярышлары буенча Беренчелек узды.

Бәйге 16 нчы мартта, Казанның Мирный поселогындагы чаңгы-биатлон комплексы базасында узды. Әлеге ярышларда Лениногорск районының суд системасын, 3 нче суд участогының җәмәгать судьясы Альбина Вильданова, 2 нче суд участогының җәмәгать судьясы Марат Шәехов һәм Лениногорск шәһәр суды администраторы Руслан Шәфигуллин тәкъдим итте.

Ярышлар 2 этапта уздырыла: хатын-кызлар- 1 километр арага, ә ир-атлар исә — 2 километрга узыштылар. Бәйге нәтиҗәләре, ярышларда катнашучыларның яшь төркемнәрен дә исәпкә алып чыгарылды.

Альбина Вильданова үз яшь категориясендә 2 урынга чыкты. Марат Шәехов һәм Руслан Шәфигуллин, иң осталар унлыгында лаеклы урыннарын яулап алдылар.

 

Фото һәм мәгълүмат Лениногорск шәһәре судыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев