Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскиның Туган якны өйрәнү музее мәгълүмат туплауда ярдәм сорый

Лениногорскиның Туган якны өйрәнү музее Казан каймасы төзелешендә катнашучы тыл хезмәтчәннәре турында мәгълүмат җыя.

Музей өчен нинди булса да мәгълүмат – мөһим. Фотомы, шәхси әйберләр яки истәлекләрме – барысы да мәгълүмат туплау өчен кирәкле булачак.

Туган якны өйрәнү музее хезмәткәре Айгөл Рәхимова әйтүенчә, мәгълүматлар китапта урын алачак. “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы елларында татарстанлыларның фидакарь хезмәте турындагы истәлекне мәңгеләштерү, бу тарихи вакыйганы фальсификацияләүдән саклану максатыннан, Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты  "Казанский оборонительный рубеж: сокрытая история" дигән китапны чыгарырга планлаштыра.

Әлеге китапка архив документлары, музей материаллары, Казан оборона чиге төзелешендә катнашучыларның таныклыклары, тикшеренүләр керәчәк”, - ди ул.

Сугыш елларында безнең район зур батырлык күрсәтте – беренче нефть скважинасы ачылды, меңләгән кеше колхозларда авыр эшләрдә эшләде, күпләрне 1941 елда Казан тирәсендә оборона чиге төзүгә мобилизацияләгәннәр.                                                      

Бәлки, гаиләдә яки туганнарыгызда нинди дә булса мәгълүмат бар икән, рәхим итеп Туган якны өйрәнү музеена хәбәр итсәгез иде.  

Телефон: 5-05-91.

Электрон почта адресы: lkm_leninogorsk@mail.ru.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев