Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскиның Туган якны өйрәнү музее шәһәр юбилеена күргәзмә әзерләде

Лениногорск шәһәренең 70 еллык юбилеена Туган якны өйрәнү музее “70 елга сузылган тормыш” дип исемләнгән күргәзмә әзерләде.

Әлеге күргәзмәдә кайчандыр Лениногорск шәһәрендә гөрләп эшләп торган завод-фабрикалар җитештергән әйберләр бар.

Күргәзмәгә килүчеләр совет чорында безнең эшчеләр файдалы һәм кирәкле әйберләр җитештерүләрен күрә алачак. Монда балалар өчен уенчык машиналар, юлда йөри торган тәгәрмәчле сумка-арбалар, балалар коляскалары, велосипедлар. 

-    Без бу күргәзмәгә аерым бер җылылык белән әзерләндек. Лениногорскида көчле производстволар эшләгәнен, уңган хезмәткәрләрне күрсәтәсебез килде. Безгә үзләренең  истәлекләре, хатирәләре белән бүлешүчеләргә зур рәхмәт. Әмма шәһәрдәшләребез тагын да күбрәк тарих сөйләсә, елъязма тагын да тулыланыр иде. Безнең белән элемтәгә керсеннәр, язсыннар шалтыратсыннар, - ди музей белгече Айгөл Рәхимова.  

Туган якны өйрәнү музеенда шулай ук Лениногорск агрегат-механик заводта җитештерелгән дидактик уенчык: ракета формасындагы пирамидка  саклана. Тулы булмаган комплектта булса да, ул да шәһәребез тарихы өчен аерым мәгънәгә ия. 

Әгәр сезнең Лениногорск тарихына, монда эшләгән завод-фабрикалар, предприятиеләргә кагылышлы истәлекләр булса, элемтәгә керү өчен

телефон: 8(85595)5-05-91 яки электрон почта: lkm_leninogorsk@mail.ru

 

фото: музейдан

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев