Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскиның Туган якны өйрәнү музее сәламәтлек саклау тармагында эшләгән ветераннар буенча мәгълүматларны тулыландыра

Быел - Бөек Җиңүгә 80 ел.

Лениногорскиның Туган якны өйрәнү музее Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан «Үлемсез полк сөйли» проекты буенча эшне көчәйтте. Бу хакта музей социаль челтәрдә хәбәр итә.

«Фронтта булган ветераннар, сугыш чоры балалары турында мәгълүматлар туплауны дәвам итәбез. Шушы көннәрдә Лениногорск үзәк хастаханәсенең профсоюз комитеты белән тыгыз эшләп, сәламәтлек тармагында эшләгән Бөек Ватан сугышы ветераннары турында мәгълүматлар ачыкладык, тулыландырдык», – дип хәбәр итә музей белгече Айгөл Рәхимова.

Исегезгә төшерәбез: Лениногорскидагы Туган якны өйрәнү музееның “Үлемсез полк сөйли” электрон энциклопедиясе” проекты мәдәни инициативалар Президент фонды махсус конкурсында җиңүче булган иде. Барлык мәгълүмат солдатларның шәхси битләре рәвешендә электрон энциклопедиядә бирелгән. Хәзер электрон энциклопедия сайтында 1511 ветеран тарихы бар.

Әгәр сәламәтлек саклау тармагында эшләгән ветераннар турында мәгълүматлар укыйсыгыз килсә, менә кайберләренә сылтама калдырабыз.

Сулейманова Хатима Киямовна - muzeilens.ru/item/2107815

Булгакова (Ольхина) Мария Михайловна - muzeilens.ru/item/1456070
Участкина Милица Петровна - muzeilens.ru/item/2107840
Сафина Музаяна Рауфовна - muzeilens.ru/item/2107866
Давыдов Гурьян Петрович - muzeilens.ru/item/1338452
Муратова Мария Андреевна - muzeilens.ru/item/1220626
Зеленов Александр Александрович - muzeilens.ru/item/1341460
Колесников Григорий Леонтьевич - muzeilens.ru/item/2107905
Белоусова Елена Сергеевна - muzeilens.ru/item/987506
Кулагина Клавдия Павловна - muzeilens.ru/item/991940
Назмиева Фагима Закиевна - muzeilens.ru/item/1458743
Бичаева (Баландина) Валентина Павловна - muzeilens.ru/item/1863155
Мусин Масгут Азарович - muzeilens.ru/item/2108463
Мурзаметова Катиба Акрамовна - muzeilens.ru/item/2108424
Мавлина Любовь Давыдовна - muzeilens.ru/item/2108442
Никитин Илья Емельянович - muzeilens.ru/item/1327915
Прытков Алексей Афанасьевич - muzeilens.ru/item/2108578
Галкин Михаил Фёдорович - muzeilens.ru/item/987935

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев