Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскиның Туган якны өйрәнү музеенда рәссам-фантаст Евгений Завитневичның күргәзмәсе ачылды (+фотолар)

Лениногорскиның Туган якны өйрәнү музеенда үткән шимбә көнне рәссам-фантаст Евгений Завитневичның 65 яше уңаеннан, аның кул эшләреннән күргәзмә тантаналы рәвештә ачылды.

Күргәзмәгә Евгений Завитневичның Лениногорск һәм Бөгелмә шәһәреннән якын дуслары, каләмдәшләре, туганнары килгән иде. Барысы да матур һәм җылы теләкләрен җиткерде.

Музей хезмәткәрләре аңа кулдан ясалган хатын-кыз гәүдәсе статуясын бүләк итте. Күргәзмә август ахырына кадәр булачак.

Монда космос темасына багышланган график рәсемнәр һәм техник эшләрне,
арт-объектлар, үзенчәлекле рамнар күрергә була. 

Белешмә:

Евгений Завитневич күп еллар НГДУ «Лениногорскнефть» идарәсендә рәссам-бизәүче булып эшләгән, хәзерге вакытта лаеклы ялда. Аның эшләре арасында космос, шулай ук фантастик тема яктыртыла. 
2019 елда Евгений Завитневичның Туган якны өйрәнү музеенда «Незнайка на Луне» дип исемләнгән күргәзмәсе булган иде инде. Бу вакыт аралыгы эчендә ул күп иҗат иткән, Татарстан Рәссамнары Союзына кергән.

Рамия Гарифуллина фотолары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев