Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскиның Туган якны өйрәнү музеенда рәссам Мөдәррис Минһаҗевның күргәзмәсе ачылды (+фотолар)

Лениногорскиның Туган якны өйрәнү музеенда рәссам Мөдәррис Минһаҗевның яңа иҗат иткән картиналары, игътибарны әллә каян җәлеп итә алырлык зур тукымада бизәкләр төшергән күргәзмәсе ачылды.

Күргәзмә ачылуга аның иҗатташ дуслары, якыннары һәм шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов та килгән иде. 

Рәгать Хөсәенов аны чын күңелдән иҗатында ирешкән уңышлары белән котлады. Аңа исәнлек, иҗатында уңышлар, «Әле тагын күп еллар безне — шәһәребезнең рәсем сәнгатен яратучы халыкны үзенчәлекле рәсемнәре белән куандырып һәм сокландырып торсын», диде.

Иҗатташ дуслары аның турында бары тик яхшы сүзләр генә әйтте. Аның нинди талант иясе, күңеле гел пакъ кеше булуын, аның иҗатташ кына түгел, ә якын дус булуын да әйттеләр. Мөдәррис Минһаҗевның беренче тапкыр Лениногорск якларына килеп, беренче күргәзмәсен оештырганын искә алдылар. Шәһәр халкы аны ул вакытта бик яратып кабул иткән. Һәм ул, ничә еллар, тормышын шәһәребез белән бәйләп, күпме иҗат җимешләре тудырып монда яшәгән. 

Хәзерге вакытта Казан шәһәрендә яшәп иҗат итә. Иҗатташлары аны бик сагына һәм ул киткәч ялгыз булып калган сыман булдык, диләр. Мөдәррис Минһаҗевка күп кенә мактау сүзләре, иҗади уңышлар теләнде бу көнне. 

«Алмакай» ат утары тотучы Фәрит Нәбиуллин да аның турында: «Мөдәррис Минһаҗев белән без инде күп еллар таныш. Хәтерлим әле, аның рәсем ясау остаханәсенә гел килә идем. Аның ясаган рәсемнәренә карап иҗатының күтәрелүен күрә идем. Шәһәребезгә күчеп килгәч ул күбрәк авыл, нефтьчеләр тормышы, табигать турында рәсемнәр иҗат итә иде. Ә бүгенге күргәзмәдә күрәбез, аның иҗаты тагын да зур үрләр яулаган. Татар бизәкләренә игътибар бирелгән тукымалар эленеп тора. Аның рәсемнәренә карасаң, монда шатлык та, борчылу, югарыга омтылу хисләре дә сизелә кебек. Аңа киләчәктә дә зур уңышлар һәм, иң мөһиме, исәнлек телим»,-  диде. 

Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, Фәрит Нәбиуллин Мөдәррис Минһаҗевның иҗатында атлар белән ильһамлануын күреп, аңа «Алмакай» ат утарыннан ат бүләк итте. Ул, билгеле, атын үзе белән алып китми. Аңа, дип атаган аты төрле ярышларда, Сабантуй бәйрәмнәре вакытында ат чабышларында катнашачак. Ат  төрле  җиңүләр яулап, уңышка ирешер. 

Күргәзмә ачылу тантанасында шагыйрь Таһир Шәмсуаров аның иҗатына багышлап шигырь укыса, җырчы, композитор Гөләндәм Кәбирова җыр җырлады. 

Мөдәррис Минһаҗевка киләчәктә дә зур уңышлар, иҗат байлыгы, сәламәтлек, шәһәребез халкын тагын да үзенчәлекле күргәзмәләр белән куандырып торсын. 

Күргәзмә Туган якны өйрәнү музеенда 9 ноябрьгә кадәр эшләячәк.

Рамия Гарифуллина, автор фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев