Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскиның Үзәк китапханәсендә китапханәчеләр арасында һөнәри осталык конкурсы үтте

“А ну-ка, библиотекари” дип исемләнгән һөнәри осталык конкурсында шәһәр һәм авыл филиалларыннан 9 китапханәче катнашты.

Лениногорскиның Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханәсендә  талантлы, һөнәри яктан оста каитапханәчеләрне ачыкладылар. Бүгенге көндә китапханәчеләр күп яклы роль үти, алар – китапка мәхәббәт тәрбияли, алар традицияләрне саклый.

Һөнәри осталык конкурсында 5 этап узарга иде. Алар Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышланган виртуаль күргәзмә тәкъдим итте.

Интеллект-баттлда катнаштылар. Викторина формасында узды ул.

Китапны уку өчен ничек итеп тәкъдим итүләрен күрсәттеләр.

“Китапханәченең бер көне” турында сөйләү.

Соңыннан китапханәчеләр иҗади талантларын ачтылар.

Жюри һәрбер этапны бәяләп барды. Соңыннан нәтиҗәләр чыгарылды. Беренче урынны  Балалар китапханәсеннән Ольга Хөсәенова алды.

Икенчедә – үзәк китапханәдән Алсу Нуртдинова.

Өченче урында – Зеленая Роща китапханәсеннән Әлфия Хафизова.

Җиңүчеләргә сертификатлар тапшырылды. Калганнар катнашучылар Дипломы алды.

фотолар: Үзәк китапханәдән

Яңалыкларны безнең Дзен-каналдан укый аласыз. Кушылыгыз безгә! 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев