Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскиның ЗАГС бүлегендә алтын юбилярлар - Абделгалимовларны тәбрикләделәр

Лениногорскиның ЗАГС бүлегендә алтын юбилярлар – Нина Фёдоровна һәм Морат Вәли улы Абделгалимовларны тәбрикләделәр.

Илле ел бергә гомер кичергән юбилярларның гаилә тарихы 1975 нче елдан башланган. Шул елның  26 июлендә алар  гаилә корып җибәргән. Яшь чакларыннан икесе дә эш сөючән, уңган кешеләр булганнар, гаиләләрендә ул һәм кыз тәрбияләп үстергәннәр. Бүгенге көндә алар әти-әниләренә җиде онык бүләк иткәннәр.

 Морат Вәлиевич – алтын куллы кеше. Пенсиягә чыкканчы «Татремстрой»ның район төзелеш идарәсендә балта остасы булып эшләгән. Аны төрле, кирәкле - файдалы  уйлап табулары һәм аларны тәкъдим итүләре, намуслы хезмәте өчен  Мактау грамоталары һәм акчалата премияләр белән бүләкләнгән. Аннан да кыйммәтрәге, билгеле, ул йортлар төзергә ярдәм иткән кешеләрнең рәхмәте. Юбилярның сүзләре буенча, монсын берни белән дә чагыштырып булмый.

Ул кирәкле белгеч, бүгенге көндә дә  аңа тәҗрибәле төзүче буларак мөрәҗәгать итәләр, киңәшләрен алалар. Үз гаиләсенә дә ул  үз куллары белән йорт салган кеше, хәзер дә шунда бәхетле-тату гомер итәләр. Яшь чагында ул балык тотарга яраткан, ә хәзер бакчачылык белән шөгыльләнә.

Нина Федоровна Лениногорск көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинатында кабул итүче булып эшләгән. Элегрәк вакытта көнкүреш хезмәте комбинаты шәһәр халкы арасында  популяр урын  иде. Клиентлар кабул итүче, заказларны бүлү белән шөгыльләнүче ачык йөзле Нина ханымны хәтерләүчеләр аның турында җылы сүзләр әйтә. 

Хәзер безнең юбилярларыбыз, үзләре шаяртып әйткәнчә, әби-бабай булып эшлиләр. Нина Федоровна тәмле бәлешләр пешерә, Морат Вәлиевич белән бергә алар туганнарын һәм дусларын зур табын артында сыйларга яраталар.

Никахлашу сараеның күптәнге йоласы буенча юбилярларның исемнәре Лениногорск районының Мактаулы юбилярлары китабына кертелде. ЗАГС хезмәткәрләре Абделгалимовлар гаиләсенә нык сәламәтлек, яхшы кәеф һәм озын гомер теләделәр һәм никахлашу турында юбилей таныклыгы тапшырдылар. Шулай ук балалары һәм оныкларыннан, алтын юбилярларның барлык кунакларыннан котлаулар яңгырады.

 

Фото Лениногорск ЗАГС бүлегеннән

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев