Лениногорсклыларны бүләкләделәр
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорсклыларны бүләкләделәр

"Эшлекле дүшәмбе" планеркасы вакытында Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов 7нче зональ эзләү-коткару отряды начальнигы Салих Сәхаповны котлады. 

Салих Вәлирахмановичка күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен  һәм 60 яшьлеге уңаеннан  "Лениногорск муниципаль районы" Советының Мактау Грамотасы тапшырылды. 

"Торак-коммуналь хуҗалыгы һәм төзелеш мәгълүмати ресурслар" җәмгыяте директоры Фәрид Фәрхетдиновка республика конкурсында 2 урын алган өчен, Диплом тапшырылды. 

фото:leninogorsk.tatarstan.ru


Нет комментариев