Кирлегәч авылында яшәүче, безнең актив хәбәрчебез Әлфия апа Галимова һәр вакыт яңа шигъри күчтәнәчләре белән сөендереп кенә тора.
Менә бүгенге көнгә туры килә торган актуаль шигырь язган.
И Раббым, кичер инде безне
Интернет керде шул тормышка.
Әби-бабайлар да тырышалар,
Заманадан артта калмаска.
Капка төпләрендә утырулар
Бетте инде хәзер авылда.
Ноутбук алдында утырабыз,
Сөйләшәсе килгән чагында.
Эш кешесенең бит эше бик күп,
Ә безнең эш өстәл артында.
Хәл белешеп, аралашып яшәү
Хуплана бит Ходай каршында.
Әлфия Галимова.

Нет комментариев