Әлфия Сөләйманова: Ир-атларга зур бәя бирик
ҖӘМГЫЯТЬ

Әлфия Сөләйманова: Ир-атларга зур бәя бирик

Ватан сакчылары шигыре


 

Армиягә китә яшь егетләр,

Исән-имин йөреп кайтыгыз.

Илебез чикләрен саклаганда

Тугры калсын биргән антыгыз.

 

Әти-әниләрнең фатихасы

Саклап йөртсен изге хезмәттә.

Ватан-пәрвәр дигән исем белән,

Кайтыгыз сез туган төбәккә.

 

Күпләрнең газизе чик сагында

Керфек какмый сакта торалар.

Барыбызның бүген теләге бер –

Тыныч булсын иде дөньялар.

 

Ватан-Ана бездән яклау көтә,

Иң мөһиме – тату гаилә.

Илне саклаучылар хөрмәтенә,

Ир-атларга бирик зур бәя!

 

Әлфия Сөләйманова


Нет комментариев