“Җәлил укулары”ның зональ этабында 10 лениногорскилы ярымфиналга узды
2 нче декабрьдән алып 15 енә кадәр Җәлил укулары» III Халыкара әдәби бәйгесенең зональ этабы узды.
Бәйге фронтовик язучылар тормышы һәм иҗаты белән кызыксынган шигърият сөючеләр арасында үткәрелә.
“Җәлил укулары” Халыкара әдәби бәйгесе 3нче ел рәттән уздырыла. Беренче тапкыр анда 4 меңгә якын кеше, икенче елны 6 мең кеше катнашкан. Быел катнашучылар тагы да күбрәк, чөнки катнашучыларның яшь категорияләре дә киңәйтелгән. Бу юлы бәйгедә үзләрен 3 яшьтән алып 65 яшькә кадәрге конкурсантлар сыный ала.
Билгеле сәбәпләр аркасында быел әлеге бәйгегә формат ягыннан үзгәрешләр кертергә туры килде. Ул онлайн режимда уза. Бөгелмә зонасына кергән җиде районнан җюри әгъзалары барлык конкурс эшләрен карап чыгып, катнашучыларны 10 баллы система буенча бәяләде.
Әйтергә кирәк, жюрида утыручы үз районы өчен тавыш бирә алмый иде. Шул рәвешле, иң күп балл җыйган конкурсантлар ярымфиналга узды.
Зональ этапта катнашкан 220 кешедән 10 лениногорскилы алдагы турга уза алды. Болар - Алинә Хәмәтшина, Максим Мальковский, Людмила Житкова, Ләйсән Рахманова, Ростислав Апаков, Рами Абделрәхим , Севенчой Абдуллаева, Нина Закирҗянова , Таһир Шәмсуаров, "Браво» нәфис сүз студиясе.
Алар барысы да шулай ук онлайн форматта узачак ярымфиналда катнашачак. 15 нче гынвардан 25 енә кадәр жюри әгъзалары бәйгенең финалистларын сайлап алачак. Шулай ук интернет тавыш бирү дә оештырылачак. Ә инде конкурсның 4нче этабы, ягъни финал февраль аенда Казан шәһәрендә узачак дип көтелә.
Гөлназ Хәйретдинова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев