Татарстан трассасында җиңел автомобиль фурага бәрелгән һәм юл читенә төшеп киткән, шоферы һәлак булган.
Юл һәлакәте кичә республиканың Әлмәт районында – Габдрахман авылы янында булган. Шаһитлар әйтүенчә, «Лада» автомобиле «МАН» йөк машинасы белән кара-каршы бәрелешкән һәм юл читенә төшеп киткән.
«Җиңел автомобильнең йөртүчесе (50-55 яшьләрдәге ир-ат) алган җәрәхәтләрдән шунда ук һәлак булган», - дип искәртте шаһитлар.
Нет комментариев