Әлмәт урамнарында полиция патрульләре тавыш көчәйткечле җайланма белән йөри
Әлмәт хакимияте гражданнарга үз-үзеңне изоляцияләү режимын сакларга һәм өйдә калырга кирәклеге турында хәбәр итү өчен өстәмә чаралар күрде. Махсус хезмәт машиналарында тавыш көчәйткечле җайланмалар белән полиция патрульләре йөри.
Әлеге тавыш көчәйткечләр аша әлмәтлеләрне өйдә калырга һәм профилактиканың гади чараларын үтәргә өндиләр. Бу, беренче чиратта, авыруның таралу куркынычын киметергә ярдәм итәчәк.
Үз-үзеңне изоляцияләү кирәклеге турында белдерүләр шулай ук паркларда, скверларда һәм башка җәмәгать урыннарында да җиткерелә.
Чыганак: "Татмедиа" Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы"
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев