Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лондонда яшәүче якташыбыз Лилия өендә милли мохитне сакларга тырыша

Тумышлары белән Лениногорск төбәгеннән булган, хәзерге вакытта чит илдә яшәүче якташларыбыз турында газет битендә язып торабыз. Бүген шундый якташыбызның берсе – Лилия Сербан (Вафина) белән газет укучыларын таныштырасыбыз килә.

 


Лилия  менә 15 ел Англиянең башкаласы Лондонда яши. Булачак тормыш иптәше Богдан белән шунда таныша. Ә чит илгә исә ул студент вакытында махсус программа буенча эшкә китә.
-    Казан дәүләт университетының татар журналистикасы бүлегендә укып йөргән чагымда төркемдәшем Альбина белән махсус программа буенча эшкә – җиләк җыярга бардык. Безнең дөнья күрәсебез, инглиз телен дә өйрәнәсебез килде. Ә бер елдан, кулга диплом алгач, мин булачак ирем янына очтым. Без өйләнештек. Бүгенге көндә өч балабыз бар, - ди Лилия.

Лилия Зеленая Роща мәктәбендә белем алган, аны тәмамлагач, Лениногорск педагогия училищесына укырга керә. Дүрт ел  белем ала. Педучилищеда укыганда, Лилия иҗат итә башлый, мәкаләләр яза. Аларны “Заман сулышы” газетына җибәрә. Ул вакытта газетта мәрхүм хезмәттәшебез Илфак Шиһапов эшли торган вакыт була. Илфак Лилиянең мәкаләләрен газетта бастыра, аңа киңәшләрен җиткерә, тәкъдимнәр әйтә. “Илфак Шиһапов Казанга укырга керергә этәргеч бирде”, - ди Лилия. 4 ел училищеда укыгач, Лилия Казанга, дәүләт урниверситетына юл тота. Хәтта әнисенә дә әйтмичә укырга кереп кайта. Үҗәтлек, максатка ирешүчәнлек сыйфатлары белән татар журналистикасы факультеты студенты итә.

Чит илгә киткәч тә Лилия үзе яшәгән җирлектә татарларны барлый башлаган. Лилиягә аралашу инглиз телендә булгач, балаларны татарчага өйрәтү шактый авыр, русча аңлатырга туры килә.  Үзендә Татарстаннан алып килгән китаплар да саклана әле. Туган телне онытып бетермәс өчен аларны укырга тырыша икән. Ана  телендә интернет аша бары әбисе, әнисе белән генә аралаша. Алар Зеленая Рощада яшиләр.

- Туган ягымны  сагынам. Шуңа да өйдә гел милли ризыклар – өчпочмак, гөбәдия, токмачлы аш пешерәм. Милли ризыкларыбызны гаиләдәгеләр бик ярата. Йортыбыз янәшәсендәге аланлыкта төрле уеннар уйныйбыз. Җәй аенда Сабан туен да уздырдык әле. Капчык киеп йөгердек, йомырка салынган кашык кабып чабыштык. Бик күңелле булды. Балаларыбыз чит илдә үссәләр дә, гореф-гадәтләрне өйрәнеп үсеннәр иде, – ди Лилия.

 

Язма Тулысынча "Заман сулышы" газетында басылды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев