Ләйлә Дәүләтовага атказанган исем бирелде
Ләйлә Дәүләтовага Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе исеме бирелде. Бу турыда ул инстаграм битендә хәбәр итә.
“Мин хәзер рәсми төстә Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе. Фәрит Мөхәммәтшин кулыннан бүләк алгач, сабый баладай сөендем. Хәзер өр-яңа көч белән яңа шигырьләр язарга, тапшырулар эшләргә әзер. Иҗатымны яраткан һәр татар кешесенә зур рәхмәтемне белдерәм", - дип язган Ләйлә Дәүләтова.
фото: скриншот инстаграм
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев